«Туган җир» программасында аграрийларга ташламалы кредитлар бирү турында сөйлиячәкләр

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 7 апрелендә, 18.00 сәгатьтә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы эфирында чираттагы «Туган җир» программасы чыгышы булачак. Тапшыруда АПК оешмаларын һәм предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүленгән лимитны фермерлар тарафыннан файдалану турында сөйлиячәкләр. Бу турыда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадый һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары РишатХәбипов чыгыш ясаячак.

Белешмә өчен. «Туган җир» программасы атна саен җомга көнне 18.00 сәгатьтә чыга. Аның геройлары  авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче авыл кешеләре. Тапшыруда авыл тормышындагы мөһим вакыйгалар, алдынгы авыл хуҗалыгы оешмаларының эш тәҗрибәсе, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларында яңа технололгияләр, авыл проблемалары яктыртыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International