Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы игенчеләре язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнәләр

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы игенчеләре язгы чәчүгә әзерләнәләр. Районда быел чәчү мәйданы 60,4 мең гатәшкил итә. Язгы кыр эшләренә 258 трактор, 17 чәчү комплексы,108 чәчкеч җәлеп ителәчәк, болар барысы бергә чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда башкарып чыгарга ярдәм итәчәк.

Районда минераль ашламалар 3,4 мең тоннадан артык тупланган, ягъни бер гектарга 57 кг туры килә. Хуҗалыкларда 7,4 мең тонна авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары әзерләнгән.

«Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр килограммы 33,5 сум исәбеннән – ташламалы бәядән дизель ягулыгы сатып ала алалар, – диде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. – Бүген әле һава шартларының шулай торуы да чәчү алдыннан калган барлык эшләрне төгәлләргә ярдәм итә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International