«ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе республика хуҗалыклары белгечләре өчен күчмә укулар уздыра

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә даими булып торалар, алар шунда авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру тәҗрибәсен һәм эре мөгезле терлекләрне карау технологиясен өйрәнәләр.

Шушы көннәрдә институтның профессорлар-мөгәллимнәр коллективы Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы “Хузангай” ҖЧҖ фермаларының эше белән танышты. Хуҗалык белгечләренә эре мөгезле терлекләрне тукландыру рационын төзү һәм терлекчелек биналарын нәтиҗәле куллану буенча тәкъдимнәр әйтелде. Шулай ук терлекләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча уку семинары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International