ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

30 августта, Республика Көнендә, «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә гадәттәге  ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар булды. 


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  һәм шәхсән үзем сезне һәрберебез өчен мөһим булган  дәүләт бәйрәме  - Республика Көне белән котлыйм!


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  эш сәфәре белән  Саба муниципаль районында булды. Аның белән бергә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан  Республикасы    премьер-министры  урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрделәр.


25
август, 2023 ел
җомга

Бүген Алтай Республикасының Карым поселогында Татарстан-Алтай татар токымлы ат  чабышының финишын каршылау тантанасы  узды.  


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Уразмәт  авыл җирлегенең «Август-Мөслим» хуҗалыгы кырларында 2023 елның җәендә 270 гектар   зонада 12 «Казанка» боҗралап  су сиптерү машинасы монтажланган һәм  тест  режимында эшли башлаган. Сиптерү  өчен суны Сикия елгасыннан  алалар.  Аннан кырларга 11 километр озынлыкта  суүткәргеч сузылган, аны   2022 елда төзи башлаганнар  һәм 2023 елның җәй уртасында төзеп бетергәннәр.  Су сиптерү системасын булдыру өчен үзебездә эшләнгән җайланма -  Казан су сиптерү техникасы заводы машиналары кулланылган: “Август-Агро” белгечләре фикеренчә, җайланмалар сыйфаты һәм характеристикалары буенча чит ил аналогларыннан калышмый,  шул ук вакытта 30-35%ка арзангарак  төшә.  Система 2024 елның язында авыл хуҗалыгы сезонында тулы куәткә  эшли башлаячак.

Холдинг предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр  саны 19,2 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 8,9 мең баш савым сыерлары. Сыерлар саны бер үк дәрәҗәдә калса да,   аларның җитештерүчәнлеге арта бара. Агрокөч моңа түбән нәтиҗәле сөт хуҗалыкларын оптимальләштерү, 4000 башка исәпләнгән «Азнакай» сөт-товар комплексын модернизацияләү һәм төзү, сыерларның генетик потенциалын һәм аларның селекциясен  яхшырту буенча планлы эш, мөгезле эре терлекләрне  профилактикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле схемасын кертү, үзләренең ныклы азык базасын булдыру аркасында иреште. Нәтиҗәдә, узган ел белән чагыштырганда, уртача тәүлеклек савым 25%ка арткан.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Сәфәрдә аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов озата йөрде. Сәфәр барышында алар авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  белән очраштылар һәм кырлардагы бүгенге хәлләр турында фикер алыштылар. 

2022 елда Татарстанда 4,1 мең тонна бал җитештерелгән. Республика Россия  баллы төбәкләренең топ-5легенә  керде, алар арасында: Башкортстан, Алтай крае, Воронеж өлкәсе һәм Краснодар крае.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгында «Имаш» төрек компаниясе җитәкчелеге белән очрашу  узды. Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Рацин» җәмгыяте генераль директоры Денис Самодуров, Imas Makina A.S. компаниясенең генераль директоры Мостафа Оздемир (Mustafa Ozdemir), AgroPro A.S. компаниясенең генераль директоры Мостафа Озкылыч (Mustafa Ozkilic), агрохолдинглар  вәкилләре катнашты.  

 


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Булат Гарифуллин эш сәфәре  белән Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Район һөнәр берлеге оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова белән бергә алар хезмәтне саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен өйрәнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International