ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Республиканың Әгерҗе муниципаль районының Шаршада авылыннан Гөлнара һәм Минсәгыйть Әхмәтовлар күп терлек асрыйлар.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Сөт – элек-электән көч һәм сәламәтлек чыганагы булып торган.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда ташламалы инвестиция кредиты механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңда органик авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында киңәшмә узды.

Бүген Казанда 10 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Мөхәммәтова А.Д.» КФХында 500 га мәйданда көзге культураларны тукландырдылар.

Республика терлекчеләренең акчалата табышы көтелгәннән күпкә азрак.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы терлекчеләре сөт җитештерүнең тулаем күләмен арттырдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл агросәнәгать паркларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентлары арасында уздырылган «Яңа эш башлаучы фермер» VI интеллектуаль уенына йомгаклар ясадылар.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентлары арасында уздырылган «Яңа эш башлаучы фермер» VI интеллектуаль уенына йомгаклар ясадылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары – статс-секретарь Иван Лебедев тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, быел уенның беренче этабында катнашуга илнең 48 субъектыннан 300дән артык команда теләк белдергән иде, шуннан бары тик 107 бизнес-план сайлап алынды, шулардан 37се финалга чыкты. Финалда 8 команда җиңүчеләр дип танылды. Шулар арасында «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ студентлары Айзат Хәлиуллин, Рөстәм Конов һәм Динар Яруллин да бар. Алар Татарстан Республикасы Кукмара районы «Сыйфат» хуҗалыгының крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында сөт эшкәртү һәм сөт продукциясен сату буенча проект белән катнаштылар.

«Бүген авыл хуҗалыгы кайбер юнәлешләр буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешә. Үсеш перспективалары шулай ук авылда эшли торган югары квалификацияле кадрларга, яшь белгечләргә дә бәйле. Без көчле һәм акыллы авыл яшьләре өчен бүгенге заман таләпләренә туры килерлек хезмәт шартлары булдырырга тырышабыз, – диде Иван Лебедев.

Министр урынбасары фикеренчә, 2030 елга кадәр эшләнгән Аграр секторны үстерү стратегиясе буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге көндә авыл хуҗалыгына күпме санда яшь белгечләр кирәклеген, шулай ук алар туры килергә тиешле таләпләрне тулысы белән күзаллый.

Бүген аграр югары уку йортларында заман таләпләренә туры килә торган программалар көйләнгән һәм кирәкле һөнәри стандартлар эшләнгән.

Министр соңыннан очрашуда катнашучыларга уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International