Татарстан Республикасы Кама Тамагы районында сөт җитештерүнең тулаем күләмен 5%ка арттырдылар

2018 елның 27 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы терлекчеләре сөт җитештерүнең тулаем күләмен арттырдылар. Бу елның 26 апреленә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 30,4 тонна сөт җитештерелгән (2017 елның шушы датасына карата 105%).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, сөт терлекчелеге үсшенә «Нармонка» агрофирмаларының яңа милекчесе - «Татагролизинг» АҖ шактый зур өлеш кертте. Бүгенге көндә өч бүлекчәдә 8,5 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 3 мең савым сыеры. Һәркөнне 20 тоннадан артык сөт савыла (115%), бу районның тулаем савымыннан 66% тәшкил итә.

Агрофирмаларда эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру технологияләренә, аларны тоту шартларына, сөт терлекләрен яңартуга һәм яшь терлекләрне саклауга зур игътибар бирелә. Терлекләр рационында протеинлы азык өстәлмәләре (шрот, чөгендер түбе һ.б.), шулай ук шикәр кытлыгын бетерү өчен патока каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International