Татарстан сөт җитештерүчеләренә ярдәмгә 1,8 миллиард сум акча җибәрелгән

2018 елның 28 апреле, шимбә

Сөт – элек-электән көч һәм сәламәтлек чыганагы булып торган. Сөт җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрнең иң мөһим бурычы – андагы табигый сыйфатларны саклап калу һәм кулланучыга җиткерү. Коры һәм ясалма сөт – ул натураль продукт түгел, чөнки киптерү технологиясе термик эшкәртхүне күздә тота, бу очракта, тәме белән бергә, андагы витаминнар да, энзималар да бозыла, файдалы микрофлор юккаа чыга. Шулай итеп, чын сөтнең биологик кыйммәте бетә.

Эшкәртүчеләр коры сөтне аның бәясе түбән булганга алалар. Узган ел Россия территориясенә бик күп коры сөт кергән. Бу продуктның 80%ы диярлек Беларусь Республикасы аша депинг бәяләре буенча керә – килограммы 100-104 сумнан, чимал сөтенә күчергәндә бу бер литрга 10-11 сум туры килә. Бу - сөтнең үзкыйммәтеннән күпкә ким.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында бу вәзгыятькә аерым игътибар бирделәр. 2017 елның декабереннән эшкәртүчеләр чимал сөтен алудан баш тарта башладылар. Бу сатып алу бәяләренең кискен рәвештә төшүенә китерде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының сөт эшкәртү предприятиеләре буенча бу бәя уртача бер литрга 19 сум тәшкил итә (2014 ел дәрәҗәсендә), бу узган елга караганда 5 сумга түбәнрәк.

Татарстан сөт терлекчелеген саклап калу өчен шактый эш башкара. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 346 млн. сумга җиткерелде, авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм КФХларга – 1,5 млрд. сум - 1 литр сатылган товар сөтенә исәпләгәндә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан икенче кварталга да 1 литр сөткә чыгымнарны субсидияләү буенча карар кабул ителде. Бу максатлар өчен 800 млн. сум акча каралган.

Сөт базарында барлыкка килгән вәзгыятьне исәпкә алып, республика Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәрәҗәсендә күрелә торган барлык чараларны хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International