Министрлыкта органик авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында киңәшмә узды

2018 елның 28 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңда органик авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында органик авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру өчен Тимирязов ис. ҖЧҖбазасында хуҗалыкны гадәти җитештерүдән органикка күчерү буенча оештыру чараларын күздә тота торган чаралар планы эшләнүе һәм раслануы турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, Тимирязов ис. ҖЧҖен органик җитештерүгә күчерү стратегиясен эшләү буенча эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International