Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл агросәнәгать паркларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Чарада Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында агросәнәгать паркларын төзү, аларны тоту һәм милеккә тапшыру мәсьәләләрен карадылар. Беренче агросәнәгать паркы Зәй шәһәрендә төзеләчәк. Анда сәүдә залы (салкын витриналар, эш өстәле, электрон үлчәүләр, сәүдә инвентаре), суыткыч һәм җитештерү җайланмасы (яшелчәләр юуу һәм төргәкләү, ит чабу, иттән ярымфабрикатлар әзерләү, сөт продукциясе өчен цехлар) була, шулай ук лаборатория урнаштырыла.