Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда ташламалы инвестиция кредиты механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад, инвестицияләр һәм базарларны җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко үткәрде.Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы җитәкчесе урынбасары Руслан Гарипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе урынбасары Гөлфирә Ризаева катнашты.
Анатолий Куценко, Россия Федерациясе Хөкүмәте агросәнәгать комплексына ташламалы инвестиция кредиты өчен резерв фондыннан 5,2 млрд. сум акча бүлеп бирде, диде.
Шуны да әйтергә кирәк, 2018 елда ташламалы инвестиция кредитлавы механизмына үзгәрешләр кертелә. Кредитларны сайлап алу ике этапта узачак: беренчесе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында комиссия утурышы, икенчесе – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының тармак департаментларында.
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре инвестиция кредитларын җәлеп итүдә актив катнаша. 2018 елга Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына гомуми суммасы 9 млрд. сумлык 67 заявка бирелгән, шул исәптән 26 заявка кече хуҗалыклар буенча - 340 млн. сум. 2018 елның 28 апреленә банклар тарафыннан 2,546 млн. сумлык 18 заявка сайлап алынган, шул исәптән кече хуҗалыклар буенча - 34 млн.сумлык 6 заявка. «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы инвесткредитлар буенча актив эшли (4,274 млн. сумлык 25 заявка, кече хуҗалыклар буенча – 39 млн. сумлык 8 заявка).