Республика терлекчеләренең акчалата табышы көтелгәннән күпкә азрак. Беренче квартал йомгакларыннан күренгәнчә, җитештерү күләмнәре артуга карамастан, акчалата керемне югалту миллиард ярым сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
«РФнең терлекчелек базарында барлыкка килгән бәяләр вәзгыятенә карамастан, без әлегә җитештерү үсешендә уңай динамиканы саклап кала алдык», – диде министр.
Мәсәлән, бу елның беренче өч аенда сөт узган елның шушы чорына карата 3 процентка яисә 8 тоннага күбрәк җитештерелде, йомырка 20 млн. данәгә артты, терлек ите һәм кош ите 3 тоннага артыграк җитештерелде. Ә менә бәяләргә килгәндә – 2018 ел файдасына түгел.
«Бәяләрнең тотрыксызлыгы аркасында авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының акчалата кереме беренче квартал йомгаклары буенча 5 процентка кимегән. Ттерлекчелектән генә кимегән акча да миллиард ярым сум тәшкил итә, бу бөтен тармак буенча хезмәт өчен түләү фондының ике айлык күләмендәге суммасы дип әйтергә була», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Моның җиле барыннан күбрәк сөтчелеккә кагыла. Табыш узган ел белән чагыштырганда 19 процентка кимегән. «Шулай да, өстәмә күрсәтелгән бюджет ярдәме финанс югалтуларын беркадәр киметте», – дип тынычландырды министр.
Шундый ук аяныч хәл ашлык өлкәсендә дә күзәтелә. Беренче кварталда ашлык узган елга караганда ике мәртәбә күбрәк сатылды, ә аның өчен акчалата керем 500 млн. сумга кимрәк. «Бәяләр буенча без биш ел артка тәгәрәдек, ә бөртеклеләрне җитештерүгә чыгымнар шул чорда 40 процентка диярлек артты», – дип аңлатты министр.
Шулай булса да, бу юнәлештә дә уңай үзгәрешләр бар. Соңгы ике атнада ашлык бәяләре күтәрелә башлады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезон азагына бәяләр узган елгы дәрәҗәгә якынлашыр, дип, исәпләп торалар.