Бүген Казанда 10 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Шәһәрнең Яңа Савин районында Спас һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары вәкилләре үз продукциясен сатты. «Барысы 3,7 миллион сумлык продукция китерелгән, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Айнур Хәйретдинов. – Ярминкәдә Питрәч сөт заводы, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты, Буа шикәр заводы, “Сервис Агро”, “Ак Барс” ХК катнашты. Ит, яшелчә, җиләк-җимеш күп сатыла. Сатып алучылар күп».
Лаеш районыннан Ануш Абросимова бал сатты. «Мин – өчен буын умартачы. Бабам һәм әтием умарта тоталар иде. Моның белән 39 ел шөгыльләнәм – туй котлап 6 оя умарта биргәннәр иде, шуннан бирле алып барам бу эшне, – ди Ануш Абросимова. – Хәзер безнең умарталыгыбыз шактый зур. Төрле күргәзмәләрдә катнашабыз, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә өченче ел киләбез. Даими алучыларыбыз да бар, балны өйгә дә китерәбез. Ярминкә мәйданчыгына да алып чыгабыз. “Ана сөте” белән ак бал ясыйбыз. Күбрәк юкә һәм чәчәк балын алалар».
Казаннан Айрат Хәбибуллин авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештырганга рәхмәтле. «Биредә бөтен нәрсәне алып була, иң мөһиме – кулай бәяләрдән, – дип ассызыклады ул. – Хатын ит һәм шикәр алырга кушкан иде, тагын нәрсә алырга микән дип эзләп йөрүем».
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук бүген Чаллыда һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында, республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 7 чатыр корылган мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату дәвам итә. Сәүдә нокталары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Академик Лаврентьев ур., 10, Батыршин ур., 20, Дементьев ур., 7, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Зәкиев ур., 12, Липатов ур., 7 һәм Юлиус Фучик ур., 72.