Республиканың Әгерҗе муниципаль районының Шаршада авылыннан Гөлнара һәм Минсәгыйть Әхмәтовлар күп терлек асрыйлар. «Безнең хуҗалыкта үгезләр, кәҗәләр, сарыклар, атлар, йорт кошлары бар, – дип сөйләде Гөлнара. – Итне Менделеевск шәһәрендә сатабыз. Каз, үрдәк, күркәдән, бройлер тавыклардан да шактый керем алабыз. Безнең 36, 72 һәм 104 йомырка сыйдырышлы өч инкубаторыбыз бар».
«Ялкау булмасаң, авылда яшәргә яхшы, – дип саный ул. – Бездә табигать тә бик матур, тирә-якта тыныч. Җәен һәм көзен гөмбәгә, җиләккә йөрибез».
Гөлнара һәм Минсәгыйтьнең бергә тормыш итә башлаганнарына 19 ел. Минсәгыйть хезмәт сөючәнлеге, хуҗалык тота белүе белән аерылып тора. Тракторга тагылманы да хәтта ул үзе ясаган. Терлекләргә азык әзерләү аның өстендә. «Бергә тырышып эшләгәндә генә тормыш матур, төзек була», – ди Гөлнара.