Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Мөхәммәтова А.Д.» КФХында 500 га мәйданда көзге культураларны тукландырдылар

2018 елның 28 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Мөхәммәтова А.Д.» КФХында 500 га мәйданда көзге культураларны тукландырдылар. «Көзге культуралар барысы 800 гектар мәйданны били, – дипсөйләде КФХ идарәчесе Илшат Гайнетдинов. – Һава шартлары, әлбәттә, эшне беркадәр тоткарлый. Шулай да, механизаторлар бу мөһим агрочараны тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар көчләрен куялар».

«Туман» агрегатында тәҗрибәле механизатор Александр Сигов эшли. Михаил Дербенев һәм Марсель Зарипов ашламаларны вакытында төяп торалар, ә кырга аларны шулай ук тоткарлыксыз Раил Зиннәтуллин китереп тора.

«Барлык техника да ремонтланды, орлык материалы җитәрлек күләмдә, ягулык-майлау материаллары белән дә проблема юк, – дип өстәде Илшат Гайнетдинов. – Безнең коллективта ышанычлы, тырыш кешеләр эшли, алар теләсә нинди вәзгыятьтән чыгу юлларын таба беләләр. Яхшы нәтиҗәләргә өмет баглыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International