ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның сентябрь ахырыннан Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләрендәге барлык азык-төлек челтәрләрендә ике яңа бренд -  «Важная Цыпа» һәм «Илһам» продукциясе  булачак. Шулай ук продукцияне Оренбург өлкәсендә һәм Башкортостан Республикасында эре челтәрләргә   чыгару да  планлаштырыла.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

9 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда  һәм Зеленодольск  районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә  гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

 


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбендә дүртенче тапкыр» укулар  башланды. Быел проектта 40 кеше катнаша. Ачылу тантанасы Казан дәүләт университетында узды. 


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

 Шушы көннәрдә «Ливадия-Татарстан» шифаханәсендә «Нульгә омтылыш: хезмәтне саклау өлкәсендә илкүләм стратегия» темасы  буенча  һөнәр берлекләренең III Республика  форумы узды. Конференц-залда һөнәр берлекләре  лидерлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, Россиянең  Бәйсез һөнәр берлекләре   федерациясе вәкилләре, Татарстан  Республикасы  министрлыклары һәм ведомстволары, Россия  Федерациясе   Тикшерү комитетының Татарстан  Республикасы буенча Тикшерү идарәсе   вәкилләре, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан кунаклар  җыелды.  Форумда Татарстанның  республика һөнәр берлеге оешмасы исеменнән Россия  Федерациясе   агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге  рәисе Фәридә Гарифуллина, шулай ук һөнәр берлекләренең  хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләре, районнарның  башлангыч һөнәр берлекләре   оешмалары рәисләре катнашты. 


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре  белән Малайзиядә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   товар һәм токымлы таналар сатып  алуга - 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган   яшь сыерлар сатып алуга  70,0 мең сум исәбеннән чыгымнарның бер өлешен каплауга 2023 елның 25 сентябреннән 9 октябренә кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә. 


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Kazan Digital Week – 2023 форумы кысаларында «Төбәкләрнең агросәнәгать комплексын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасыннан Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Kazan Digital Week форумы Татарстан Республикасының визит карточкаларының берсенә әверелде һәм ул   профессиональ җәмәгатьчелектә елдан-ел зуррак  кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2023 халыкара форумының пленар утырышында белдерде. Форум эшендә  Россия  Федерациясенең  цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев,  федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Һөнәрләр һәм күнекмәләр үстерү  агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, шулай ук ИТ-өлкәдә  әйдәүче компанияләр җитәкчеләре катнашты.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасында энтомофиль  культуралар  үстергәндә үсемлекләрне яклауның куркыныч булмаган чараларын кулланган  өчен авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрен бүләкләделәр.  Бүләкләү тантанасында министрның  беренче  урынбасары Ленар Гарипов,  министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм  Гелүс Баязитов катнаштылар.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

16 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы базасында Татарстан  Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы» АҖ һәм «Татарстан  Республикасы  урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары Советы» коммерциячел  булмаган партнерлык ярдәме белән,  Татарстан  Республикасы муниципаль районнары һәм мәгариф  оешмалары катнашында «Осталар шәһәре - 2023» дип аталган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International