Татарстан Рәисе: Татарстан Хәләл индустриясенә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

KazanForum-2025 кысаларында «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан Форумының мәртәбәле кунаклары катнашты.

Сәүдә мәйданчыгында дөньякүләм хәләл стандартларына туры килә торган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларның ассортименты тәкъдим ителгән. Быел «Kazan Halal Market»та Россиянең 15 төбәгеннән 150дән артык компания, шула исәптән Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азербәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегал җитештерүчеләре катнаша. Ярминкәгә 40 меңнән артык кеше килер, дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов, «Kazan Halal Market» ярминкәсен ачу - «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара, дип билгеләп үтте. “Бүген хәләл - ул тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә торган тулы бер тормыш фәлсәфәсе. Татарстан, ислам икътисадын үстерүдә Россиянең алдынгы төбәге буларак, хәләл индустриясенә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә”, - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул Россия Президентына һәм Федераль Хөкүмәткә республикага күрсәткән ышанычлары һәм чараларны уздыруда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Өченче ел инде Форум гомумфедераль масштабтагы чара булып тора. Анда катнашучылар саны бермә-бер артты. «Бу Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүнең мөһимлеген һәм зарурлыгын чагылдыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе дөньякүләм хәләл-продукция базарын билгеләп үтте. Татарстанда гына да 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә, 20гә якын компания үз продукциясен чит илләрдә сата. “Без Ислам илләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планлы эш алып барабыз. Мәсәлән, узган ел республика мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты Фарсы култыгы илләренә продукция җибәрү өчен җитештерүчеләрне сертификацияләүгә аккредитация алды. Ышанам, бу Татарстанның хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләребезне тирәнәйтәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикадагы хәләл ярминкәләрнең күркәм традиция булуын, анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте: «Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән төрле продукция тәкъдим ителә. Бу - Татарстанның һәм тулаем Россиянең хәләл базарына халыкара кызыксыну уянуга ачык дәлил”.

Республика Рәисе шулай ук партнерларга хәләл секторны үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм бу юнәлештә бердәм эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми ачылыштан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Kazan Forumның мәртәбәле кунаклары экспозиция белән таныштылар.

Республикада «Хәләл» тамгасы белән товар җитештерү күләме, ел саен 10%ка артып, 10 млрд сумнан артып киткән. 2024 елда 14 млн долларлык хәләл продукция экспортланган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 21,7%ка күбрәк. Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча экспорт күләме 8 млн доллардан артып киткән. Болар, нигездә, сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2025 елга бурыч - 17 млн доллар күрсәткеченә ирешү.

Татарстан хәләл продукциясенең төп импортерлары - БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир. Малайзиягә һәм Мароккога җибәрү буенча эш алып барыла. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

"Kazan Halal Market" 13 майдан 18 майга кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International