Рөстәм Гайнуллов: «Агымдагы елның 4 ае йомгаклары буенча “Хәләл” продукция экспортлау 8,0 млн доллардан артып киткән”

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «2030: “Хәләл” индустриясе стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты. 

Сессиядә чит ил оешмаларыннан халыкара экспертлар катнашты, болар: SMIIC, GCC Accreditation Centre, JAKIM, BPJPH. Катнашучылар 2025-2030 елларда “Хәләл” индустриясен үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар. 

“Бүген Татарстан барлык дустанә илләр белән күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә ачык, болар - яңа производстволар булдыруга инвестицияләр кертү дә, продукцияне экспортлау һәм импортлау мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү дә. Безнең Республика күп милләтле, без барыбыз да дус һәм тату яшибез. Без индустриянең Хәләл юнәлешен үстерәбез һәм моны бик перспективалы һәм дөрес юнәлеш дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

Татарстан Республикасында «Хәләл» продукциясен җитештерү күләме 10 млрд. сумнан артып китә, һәр ел саен 10%ка арта.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 150дән артык «Хәләл» продукциясе җитештерүче исәпләнә, шуларның 20гә якыны экспортка юнәлтелгән.

Татарстанда 2024 елда «Хәләл» стандарты буенча 14,0 млн. долларлык продукция экспортланган. 2023 ел белән чагыштырганда үсеш 21,7% тәшкил итә.

Рөстәм Гайнуллов әйтүенчә, агымдагы елның 4 ае йомгаклары буенча «Хәләл» продукция экспортлау 8,0 млн доллардан артып киткән, болар, нигездә, сөт, ит һәм кондитер продукциясе.

Түгәрәк өстәлдә дискуссиядә катнашучылар сертификацияләү, «Хәләл» стандарты буенча Россия продукциясен экспортлау һәм төп илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. 

Чит ил спикерлары Россия компанияләре белән эшләү тәҗрибәсен уртаклаштылар һәм халыкара сәүдәдә үз оешмаларының роле һәм сертификацияләү органнарын тану механизмнары турында сөйләделәр. 

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International