Россия 2024 елда 40 мөселман иленә 64 млн тоннага якын ашлык җибәргән

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә АПК өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары» темасы буенча түгәрәк өстәлдә катнашты. 

Татьяна Менликиева үз чыгышында АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, Россия 2024 ел дәвамында 40 мөселман иленә 64 млн тоннага якын ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын экспортлаган. Бүгенге көндә ислам дөньясы илләренә 100дән артык төрдә ашлык продукциясе экспортлана. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Татьяна Менликиева, 2024 елда Мисыр, Төркия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Бангладеш, Казахстан, Алжир һәм Ливия  Россия ашлыгын сату өчен төп базарлар булдыдар, дип билгеләп үтте. “Әлеге дәүләтләр өлешенә экспортның 74%ы туры килә”, - диде эксперт.

Шул ук вакытта 2025 елның беренче кварталында ашлык җибәрүнең кимүе күзәтелде, дип сөйләде Менликиева. Мәсәлән, 2025 елның беренче кварталында мөселман илләренә 11 млн тонна чамасы ашлык һәм аның эшләнмәләре җибәрелде, ә узган елда бу күрсәткеч 24 млн тонна иде.

2024 елда Россиядән 36 мөселман иленә җибәрелгән иң күп ашлык күләме - 44 млн тонна - бодайга туры килә, икенче урында - арпа (6,6 млн тонна).

Панель сессия барышында «АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры ислам дөньясы илләренең ашлык сыйфатына һәм иминлегенә карата булган халыкара таләпләре, шулай ук “АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУ филиалының аккредитацияләнгән лабораториясенең ашлыкка сыйфат һәм иминлек күрсәткечләре буенча тикшерүләр уздыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International