Әфганстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары мулла Абдул Гани Барадар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров очраштылар. Очрашу KazanForum-2025 кысаларында «Казан Экспо»да узды.
Рөстәм Миңнеханов Әфганстан делегациясенә Татарстанга сәфәр кылулары һәм ХVI Казан форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. “Әфганстан делегациясенең сәфәренең һәм аның KazanForumда катнашуының безнең багланышлар үсешенә ярдәм итәчәгенә ышанам", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгы, транспорт кебек тармакларда һәм хәләл өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фән-мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә гуманитар партнерлыкның мөһимлеген билгеләп үтте.
Абдул Гани Барадар KazanForumга чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча кызыксынуын белдерде.