"KazanForum-2025" халыкара икътисадый форумында Габон делегациясенә Татарстан агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Габон делегациясе белән эшлекле очрашу узды.

Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов, «ТПК МТЗ Татарстан» ҖЧҖ коммерция директоры урынбасары Ога Щепилова катнаштылар.

Габон делегациясе составына «AP Holding» компаниясе Генераль директоры Пунгу Анжэ Рэймонд, «PF BTP Telecoms» компаниясе Генераль директоры Леандр Бенгоне һәм «Green net Services» компаниясе Генераль директоры Касса Ожоги Нейда Шарлен кергән.

Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләрен, шулай ук «Хәләл» стандарты буенча җитештерелгән продукцияне экспортлау куәте турында сөйләде.

Дустанә илләр белән тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итүне арттыру «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«Республиканың агросәнәгать комплексында югары нәтиҗәләргә ирешү өчен кырларда 3236 ашлык җыю комбайны, 745 азык җыю комбайны, 4000нән артык йөк автомобиле һәм 13 мең трактор эшли, шул исәптән аларның 2000нән артыгы югары куәтле техника», — дип билгеләп үтте Рафаэль Фәттахов.

Татарстан Республикасы буенча техника белән тәэмин ителеш 100 га чәчүлеккә 185 ат көче туры килә (Россия Федерациясе буенча 157 ат көче).

Ел саен техника паркы яңартыла. 2024 елда 12,1 млрд сумлык техника сатып алынган, шул исәптән 530 трактор, 113 ашлык җыю комбайны, 45 азык җыю комбайны һәм 2593 башка авыл хуҗалыгы техникасы.

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы машиналары төзү заводлары бар. Шулардан иң эреләре: «Казаньсельмаш» ҖЧҖ - үзйөрешле һәм тагылма сиптергечләр җитештерә, «Агромастер ПК» ҖЧҖ - чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатлары, трактор тагылмалары һәм 360 ат көче булган сәнәгать тракторлары җитештерә, «Хуҗамәт РМЗ» АҖ - ашлык чистарту машиналары һәм ашлык киптергечләр җитештерә, «Татагрохимсервис» АҖ - агулау машиналары, сиптергечләр һәм туфрак эшкәртү машиналары җитештерә, «Казан су сиптерү машиналары заводы» ҖЧҖ - су сиптерү машиналары җитештерә, «ТПК МТЗ Татарстан» ҖЧҖ - МТЗ төреннән булган тракторларны җыя һәм газ-мотор техникасын эшләп чыгара.

Чара азагында Габон вәкилләре «Казаньсельмаш» ҖЧҖендә булырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International