Марат Җәббаров: “Татарстан авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм бу тармак өчен кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә”

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркында бөтен гаилә өчен булган уникаль интерактив күргәзмә — АПКның һөнәрләр шәһәре “Мин Агрода” үз эшен тәмамлады. Мәйданчык эше белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты.

Марат Җәббаров «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» һәм «АПК балаларча түгел» блокларының эшләрен карады, аларда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр агросәнәгать комплексы дөньясына чумалар, шулай ук АПКдагы төрле һөнәрләр һәм авыл хуҗалыгының заманча технологияләре белән танышалар.

Тулыландырылган чынбарлык технологияләрен кулланып, кунаклар үсемлекләрнең сортларын һәм гибридларын булдыру процессын һәм аларның виртуаль киңлектә үсүен күзәттеләр. Катнашучылар дрон операторы ролен сынап карадылар һәм комбайнны йөретеп карадылар, шулай ук VR-күзлек ярдәмендә роботлаштырылган ферма һәм теплица буйлап йөрделәр.

“Татарстан Республикасы Хөкүмәте авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм бу тармак өчен кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Без агроклассларга ярдәм итәбез, студентларны укыту һәм стажировкалау өчен шартлар тудырабыз, яшь белгечләргә ярдәм итәбез. Ышанам, Һөнәрләр шәһәре республикабызның авыл хуҗалыгын үстерүче аграрийларның киләчәк плеядасын булдыруда мөһим этап булачак”, - диде Марат Җәббаров.

Тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексының кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» проекты гамәлгә ашырыла.

Ахырда Марат Җәббаров оештыручыларга әлеге чараны югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Ышанам, һәр катнашучы биредә үзләренә һөнәр сайларга һәм Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә үзләреннән өлеш кертергә ярдәм итәрлек яңа белемнәр һәм тәэсирләр алгандыр”, - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International