Бүген Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә аның 150 еллык юбилеена багышланган тантаналы утырыш узды.
Авыл укучылары үзләренең АПКда цифрлы проектларын һәм чишелешләрен тәкъдим итәчәкләр. Финалда Ставрополь һәм Пермь краеннан, Саратов, Самара, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 177 иң яхшы укучы катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама тәкъдим итте. Юллама Казан шәһәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тыңланды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь һөнәр берлеге активистлары Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика оешмасы яшьләре форумында катнаштылар. Сәфәрне Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.
Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне бәйрәме узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Гелүс Баязитов катнаштылар.
Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Барлыгы 16 ярминкә көне булачак. Төрле мәйданчыкларда төрле муниципаль районнар яңа продукция сатачак.
Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.
Республика халкы хәзер Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин. Биредә «Вправе.рф» https://вправе.рф/ хокукый ярдәм порталы эшли башлады.
Бүген Министрлыкта Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мәрдән Мукийит белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.