Рөстәм Гайнуллов Малайзия компаниясе белән эшлекле очрашу уздырды

2025 елның 16 мае, җомга

Казанда Татарстан Республикасы экспортерларының Малайзиядән «Pacific Inter Link Sdn Bhd» компаниясе белән эшлекле очрашуы узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Яклар Татарстан Республикасыннан Малайзиягә көнбагыш мае, сөт продукциясе, соуслар һәм бөртеклеләр җибәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Компания 1988 елда Куала-Лумпурда нигезләнгән. Ул пальма мае һәм аның нигезендә җитештерелгән продуктларны экспортлау буенча дөньяда иң эре компанияләрнең берсе. "Pacific Inter Link Sdn Bhd" алга таба реэкспортлау өчен күп төрле продукцияне импортлый. Үз эшчәнлеген 40тан артык илдә, шул иәптән Африка, Якын Көнчыгыш Һәм Көньяк Азия илләрендә алып бара.

Компания милкендә Төркиядә урнашкан эшкәртү заводы, Африкада урнашкан берничә диңгез терминалы, шулай ук үз флоты бар.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International