Татарстанда сабан культуралары 1 млн. 300 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 74% тәшкил итә

2025 елның 17 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүгенгә сабан культуралары 1 млн. 300 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 74% тәшкил итә. Шулардан бөртекле культуралар – 712 мең га.

Республика кырларында борчак чәчү төгәлләнде һәм арпа чәчү төгәлләнеп килә. Тугыз районда бәрәңге утыртыла. Планда 5600 га бәрәңге утырту каралган, бүгенгә 1600 га утыртылган.

Гомумән алганда, ун районда чәчүнең 80%тан артыгы башкарылган. Лидерлар арасында - Тәтеш районы, анда барлык мәйданның 96%ы чәчелгән, Кайбыч районында – 95%.

Министр, бүген терлек азыгын вакытында әзерләү мөһим бурыч булып тора, дип билгеләп үтте. Бу атнада Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы оешмаларының азык әзерләү комплексының әзерлеге бәяләнде. Азык җыю техникасының әзерлеген карау белән беррәттән азыксаклагычларның торышы һәм әзерлеге, хезмәткә түләү шартлары, терлек азыгы әзерләү чорына эш планнары да бәяләнде.

Актаныш, Алексеевск, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Сарман, Тәтеш, Теләче һәм башка районнар хуҗалыкларының әзерлек дәрәҗәләре югары бәяләнде.

Шул ук вакытта Югары Ослан, Менделеевск, Лаеш районнары хуҗалыкларына азык җыю техникасын ремонтлап бетерергә кирәк.

Агымдагы елда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 млн. 270 мең тонна сенаж, 3 млн. 740 мең тонна силос, 327 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак, уртача алганда - шартлы бер баш хайванга 40 центнер.

Нотыкчы, шулай ук азыксаклагычларның әзерлегенә бәяләү уздырылды, дип, хәбәр итте. Әгерҗе, Кама Тамагы һәм башка районнар хуҗалыкларында азыксаклагычларның әзер булмавы турында әйтелде.

Тискәре күренешләр барлык районнарда да күзәтелә, шуңа күрә терлек азыгы әзерләү башланганчы траншеялар әзерләнеп беткән булырга тиеш: базлар чистартылган, бетон өслекләр эшкәртелгән, тишек-тошыклар ябылган булырга тиеш, дип ассызыклады ул.

Сенаж-силос траншеяларын төзү өчен республика бюджетында тотылган чыгымнарның 30%ын каплауга дәүләт ярдәме каралган. Соңгы 5 елда әлеге программа кысаларында республикада 596 млн. сумлык 74 траншея төзелде.

Нотык азагында министр киләсе атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинарлары башланачагы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International