ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Татарстан аграрийлары «Алтын көз – 2023» XXVнче Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты. 


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә икмәк пешерүче предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

9 сентябрьдән республикада Казан шәһәрендә  14 мәйданчыкта, Чаллыда  һәм Зеленодольск  районында  2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә  3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә  гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Әзербайҗаннан һәм Кытайдан 500дән артык вәкил «Агроурман мелиорациясе һәм  урман яклавын үстерү - тарих һәм үсеш перспективалары» зур фәнни-гамәли конференциясе мәйданчыгында булдылар, ул 18 - 20 октябрьдә Волгоградта РФАнең Агроэкология федераль фәнни үзәге базасында узды.  
 


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында атларда «Аударыш» көрәше буенча республика җыелма командасын бүләкләделәр. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты.

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының дүртенче агымы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта эш башлаучы  фермерлар теоретик өлешне үзләштерәләр. Дәресләр Казан дәүләт аграр университетында уза.
 


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

29 - 31 гыйнварда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә   АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» узачак. 


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Җир тозы» рейтингына гаризалар кабул итү башланды, аның барышында Россия агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкчеләре исемлеге булдырылачак. Беренче махсуслаштырылган тармак рейтингы  Россельхозбанк һәм Менеджерлар ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

Достижения.рф  сайтында тавыш бирергә мөмкин булган   объектлар  исемлеге киңәйтелде. Ресурста Татарстан авыл  хуҗалыгы тармагы  - Россиянең алдынгы  авыл  хуҗалыгы төбәге булган  республика  өчен тавыш бирергә мөмкин:   https://достижения.рф/achievements/region/1314.
 


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Мой бизнес»  үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Хатын-кыз  эшкуарлыгы»на өйрәнү буенча бушлай белем бирү программасын гамәлгә ашыра башлыйлар. Программа Казанда 17 октябрьдә һәм 20 октябрьдә Чаллыда эшли башлый, ул онлайн һәм офлайн-форматларда 1,5 айлык интенсив дәресләр уздыруга  исәпләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International