Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Арча һәм Кайбыч муниципаль районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә булдылар.
Арча районында терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү буенча семинар-киңәшмәнең практик өлешендә Марат Җәббаров һәм Сергей Воскресенский агросәнәгать комплексы җайланмалары, катнаш азык, ветеринария препаратлары күргәзмәсен карадылар.
Зона семинар-киңәшмәсендә катнашучыларга күпьеллык үләннәр чәчәр алдыннан люцерна чәчүлекләрен тукландыру һәм әче туфракны известьлау технологиясен, азык җитештерүдә аммиак суын куллану, күпьеллык һәм бөртекле культураларны сыек ашламалар белән тукландыру, шулай ук республиканың азык лабораторияләре эшенең үзенчәлекләрен күрсәттеләр.
Аннары эш сәфәре барышында алар «Северный» АХП ҖЧҖнең сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. «Вамин» компанияләр төркеменә керүче «Северный» АХП ҖЧҖендә 5960 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасын 2026 елда төзеп бетерү планлаштырыла, 1 этаптагысы 5180 эре мөгезле терлеккә исәпләнгән һәм 2 этаптагысы - 780 баш эре мөгезле терлек өчен.
Алга таба Шушмабаш авыл Мәдәният йортында теоретик өлеш барышында Марат Җәббаров, әлеге чараның нәтиҗәлелеге һәм файдасы ел дәвамында сизеләчәк, чөнки әзерләнә торган азыкның сыйфаты турыдан-туры терлекләрнең продуктивлыгына бәйле, дип билгеләп үтте.
Марат Җәббаров әйтүенчә, азык-төлек иминлеге бүгенге көндә аеруча актуаль. Татарстан, элеккечә үк, сөт җитештерү күләме буенча лидерлыкны тота, әмма бер сыердан алынган савым күләме буенча республика икенче унлыкта тора.
Министр төзелеш һәм капиталь ремонт буенча федераль дәүләт ярдәме чараларына игътибарны юнәлтте: “Федераль чаралар 1000 баш һәм аннан да күбрәк сыерга исәпләнгән сөтчелек комплекслары төзүгә чыгымнарны каплауга, шулай ук терлекчелек фермаларын модернизацияләүгә һәм ташламалы инвесткредитлауга юнәлдерелгән. Безнең төбәк өчен, сөт җитештерүнең үсешен һәм азык культураларының кимендә 20% булуын исәпкә алып, безгә 30% түгел, ә 42% бирәләр”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Ул хәбәр иткәнчә, терлек азыгы әзерли башлауның инде икенче атнасы бара һәм силос-сенаж траншеяларын төзегәндә төзелеш-монтаж эшләренә чыгымнарның 30%ка кадәрен каплый торган субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме булуын истә тотарга кирәк. “Траншеяларны билгеләнгән таләпләргә һәм нормативларга туры китерү эшләрен тиз арада оештырырга кирәк. Сатылган сөт өчен субсидияләр алганда силос-сенаж траншеясы паспорты булу ставкасына карата югары коэффициент бар”, - дип билгеләп үтте министр.
Чыгышының азагында Марат Җәббаров азык культураларын җыюга атна саен мониторинг оештырырга һәмазыкның туклыклылык дәрәҗәсенә даими лаборатор тикшеренүләр үткәрергә кушты. Төп бурыч - югары сыйфатлы азык - терлекләрнең сәламәтлеге һәм югары продуктивлыгы өчен нигез әзерләү.
Аннары Марат Җәббаров һәм Сергей Воскресенский Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре барышында Ульянково авылында 3700 баш сыерга исәпләнгән «Август - Кайбыч» ҖЧҖнең сөт комплексында булдылар.
Комплексны агымдагы елның 3 кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла һәм ул Россиянең Идел буе һәм Көнчыгыш төбәкләрендә эре мөгезле терлекләрне бәйсез тотучы иң эре комплекс булачак, терлекләрне 2 зур бинада (сыерлар һәм яшь терлекләр өчен аерым) «Барысы да бер түбә астында» принцибы буенча урнаштырачаклар.
Министр, әлеге объектны файдалануга кертү районның җитештерү күрсәткечләрен арттыруга шактый адым ясау булачак, дип ассызыклады.