Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы буенча иң яхшы зоотехникны ачыкладылар

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университеты базасында «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды.

Конкурс «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Илкүләм квалификацияләрне үстерү агентлыгының мәгълүмати ярдәме белән Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Конкурс зоотехниклар арасында үткәрелде һәм ул теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Татарстан Республикасының 43 муниципаль районыннан республика этабына барысы 8 катнашучы чыкты.

Барлык этапларны уздырганнан соң һәм алынган нәтиҗәләрне санап чыкканнан соң, төбәк этабында Арча муниципаль районының «Яңарыш» АФ ҖЧҖеннән Вәлиуллина Рәмилә Рәфыйк кызы җиңүче дип танылды.

2 нче урынга Питрәч муниципаль районының «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖеннән Сабанчиева Людмила Анатольевна чыкты. 3 нче урынны Кукмара районының «Урал» АХҖКыннан Галиев Нурсил Васыйл улы алды.

Конкурсның федераль этабы бу елның сентябрь башында Ленинград өлкәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International