Ленар Гарипов: “Сөт предприятиеләрен үстерү векторы модернизацияләүгә, җитештерелә торган продукция күләмен арттыруга юнәлдерелгән”

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Казанда II Илкүләм сөт конгрессын ачу тантанасы булды. Чара программасында Россия АПК җитәкчеләре, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында пленар өлеш, түгәрәк өстәл, әйдәүче спикерлар һәм абруйлы белгечләрнең нотыклары белән заманча сөт базарының актуаль юнәлешләре буенча тематик секцияләр каралган. Кунаклар шулай ук сөт тармагындагы казанышлар күргәзмәсе белән таныша алачак.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Россия Сөт берлеге директоры – Совет рәисе Людмила Маницкая, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының конкуренцияне яклау комитеты рәисе урынбасары Антон Гетта, Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Сергей Данкерт, «Меркурий» системасын төзүче һәм Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте вәкиле Николай Власов, «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкиллеге җитәкчесе Артем Краснов һәм башка рәсми затлар катнашты.

2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча беренче урында тора, бу гомуми күләмнең 6,7%ын тәшкил итә.

«Без үзебезне терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итәбез. Сөт буенча - җан башына нормадан 61%ка күбрәк җитештерәбез", - диде Ленар Гарипов.

Гарипов әйтүенчә, бүген сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгында кызыктыргыч юнәлеш булып тора. Шул ук вакытта чимал-сөткә сатып алу бәяләренең сезонлы тирбәлеше һәм үзкыйммәтнең артуы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны куркыныч астына куя.  Әмма без сөт җитештерүне генә түгел, аны эшкәртүне дә арттырырга тиеш. Эшкәртүне, аның куәтен, продукция номенклатурасын үстермәсәк, яңадан артык җитештерүгә, чимал-сөткә сатып алу бәяләренең төшүенә әйләнеп кайтырга мөмкин.

“Бүгенге көндә күпчелек сөт предприятиеләренең үсеш векторы модернизацияләүгә, чыгарыла торган продукция күләмен һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Бүген сөт эшкәртүчеләр алдына куелган бурыч - эшкәртелгән чимал күләмен, чимал сөтен җитештерү үсешен исәпкә алып, 2030 елга кадәр 90%ка җиткерү, ә бу - тәүлеккә 6000 тоннадан артык”,- дип сөйләде Ленар Гарипов.

Сөт тармагын җитештерүне үстерү, Россиянең, шул исәптән Татарстанның агросәнәгать комплексын модернизацияләү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының максатларын һәм бурычларын үтәүгә ярдәм итә.

Конгресста катнашучылар пленар өлештә сөт базарында гайремонополияне җайга салу һәм намуслы конкуренцияне тәэмин итү чаралары, АПК өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыруның гомуми бурычлары һәм юнәлешләре, Россия сөт экспортын активлаштыруга ярдәм итү механизмнары һәм аларның юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Людмила Маницкая сөт тармагы һәм тотрыклы үсешнең бүгенге проблемалары турында җентекләбрәк сөйләде. Сөтнең өчтән бере шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә. Сөт җитештерү буенча төбәкләр арасында 1 урынны Идел буе федераль округы алып тора, аңа Татарстан, Башкортостан һәм Удмуртия керә. Крестьян-фермер хуҗалыгында 25 ел эчендә терлекләр саны кимеми, ә арта бара. Әмма фермерлар саны 5 ел эчендә 30%ка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International