Татарстан предприятиесе беренче мәртәбә «Россиянең сыйфат йолдызы» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Мәскәүдә Россия эшкуарлыгы көнендә «Россиянең сыйфат йолдызы» Бөтенроссия товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр конкурсының быелгы беренче этабында җиңүчеләр игълан ителде.

«Россиянең сыйфат йолдызы» конкурсында Сөт продукциясе җитештерүчеләр номинациясендә Татарстан Республикасы предприятиесе – «Азбука сыра» ҖЧҖ лауреаты булып танылды, генераль директоры - Фатыйхов Алексей Ринат улы.

Конкурс комиссиясе карарында билгеләп үтелгәнчә, «Азбука сыра» ҖЧҖ киң кулланучылар даирәсе өчен инде күп еллар югары сыйфатлы сөт продукциясе чыгарып киләгән өчен һәм хезмәтне югары профессиональ дәрәҗәдә оештырган өчен лауреат дип танылды.

«Азбука сыра» ҖЧҖ - инде унике ел уздырыла торган «Россиянең сыйфат йолдызы» конкурсында Татарстан Республикасыннан җиңүче дип танылган беренче һәм әлегә бердәнбер предприятие.

«Россиянең сыйфат йолдызы» конкурсы Россия кулланучылар берләшмәсе тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган һәм кулланучылар базарында катнашучылар өчен иң әһәмиятле иҗтимагый бүләкләү булып тора.

«Россиянең сыйфат йолдызы» конкурсының төп максаты - кулланучылар өчен үзебезнең продукциянең абруен күтәрү, сатып алучыларны җәлеп итүчәнлеген арттыру.

Бер үк вакытта конкурсның бурычы да куела – халык киң куллана торган сыйфатлы продукция чыгаруда үзебезнең эшкуарларның җитештерү казанышларын күрсәтү һәм аларга ярдәм итү, аларның югары профессиональ һәм намуслы хезмәтләрен гавами билгеләп үтү.

Конкурс лауреатлары арасыннан оешмалар хезмәткәрләре - эшчеләр, инженерлар, җитәкчеләр, башка белгечләр, шулай ук предприятиеләр ветераннары Россия Федерациясе субъектлары ягыннан бүләкләргә һәм бүләкләүләргә, Россия Федерациясенең ведомство һәм дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителәләр.

Конкурста катнашучы предприятиеләр продукциянең сыйфатына һәм җитештерүне оештыруга Россия кулланучылар берләшмәсе тарафыннан эшләнгән Иҗтимагый Сыйфат Бәяләү Системасы (кыскача – ОСОКА) аша ике дәрәҗәле комплекслы экспертиза узалар. Лауреатлар «Россиянең сыйфат йолдызы» логотибын һәм конкурс символикасын үз продукциясен брендлау элементы буларак куллану хокукын алалар.

Ел саен конкурста катнашучылардан, иң күп дигәндә, ун катнашучы гына – оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм бер номинациядә генә - лауреат булалар (конкурс номинацияләре барлыгы – 23).

Унике ел дәвамында уздырылган «Россиянең сыйфат йолдызы» конкурсында Россия Федерациясенең 39 субъектыннан барлыгы 88 предприятие лауреат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International