Чүпрәле районында авылда хезмәт активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнашты.

Эш сәфәре кысаларында семинар-киңәшмәдә катнашучылар «Чынлы» ҖЧҖ азык үзәге, «Дуван бакчалары» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар копперативының җиләк-җимеш хуҗалыгы һәм «АгроТрансПорт» ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук район Мәдәният йортында агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсен карадылар.

«Чынлы» ҖЧҖенең яңа терлек азыгы үзәгендә 1000 кв.м мәйданда 30 куб. метрлы ике азык катнаштыргыч урнаштырылган. Ул узган елның декабреннән бирле эшли һәм 6 рецепт буенча тәүлеккә 150 тоннага кадәр моноазык җитештерә. Нисбәтле рационны булдыру өчен кирәкле барлык азык өстәмәләре дә бар. Хуҗалык 5386 га мәйданда бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар үстерә, шулай ук сөт терлекчелеген киңәйтә — анда 3322 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 950 баш сыер.

«Дуван бакчалары» кооперативының җиләк-җимеш хуҗалыгында 241,5 га күпьеллык үсентеләр исәпләнә, шул исәптән 8,5 га җир җиләге, 5 га кура җиләге, 192 га алма, 35 га карлыган. Узган ел 236 тонна алма уңышы җыелган.

«АгроТрансПорт» ҖЧҖендә ат үрчетү, кошчылык, умартачылык киң җәелдерелгән, шулай ук компаниядә мөгезле эре һәм вак терлекләр үрчетү, җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнәләр.

Аннары зона семинар-киңәшмәсенең пленар өлешендә Фәрит Мөхәммәтшин, тышкы икътисадый эшчәнлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны киңәйтү көннән-көн актуальләшә бара, дип ассызыклады.

2024 елда экспорт күләме 470,0 млн. доллар булган. Тышкы икътисадый эшчәнлектә 258 катнашучы продукцияне дөньяның 56 иленә экспортлаган.

“Барлык бу нәтиҗәләргә безнең җитештерүчеләрнең, кече һәм урта бизнесның, авыл хезмәтчәннәренең киеренке җаваплы хезмәте, шул исәптән федераль ярдәм нәтиҗәсендә ирешелде. Үз вакытында күрелә торган чаралар өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм илебез Хөкүмәтенә рәхмәт”, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Марат Җәббаров 2024 елның 10 июнендәге ПР-7 номерлы зона семинарлары беркетмәсе пунктларының үтәлеше турында сөйләде.

Марат Җәббаров әйтүенчә, барлык муниципаль районнарга китапханәләр базасында «Авыл яши – Деревня живет» пилот проекты таратылган. Проект авыл территорияләре халкы өчен эшләнгән һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.

Министр хәбәр итүенчә, агымдагы елда «Агростартап» проекты буенча конкурс 5 июньнән игълан ителә, гаризалар 30 көн дәвамында кабул ителә. “Муниципаль районнарда йөргәндә Татарстан Республикасы Рәисенә теплица яшелчәчелеген үстерү һәм бу юнәлешкә ярдәм итү буенча сораулар бирелде. Республика халкы төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән, әмма яшелчәләр буенча - ихтыяҗның нибары 58% гына. «Агростартап» программасында ябык грунтта яшелчәчелек юнәлеше бар, проект куәте кимендә 20 сотка булырга тиеш һәм 3 млн сумга кадәр грант бирү карала. Бу юнәлеш буенча фермерлар кандидатураларын конкурска әзерләвегезне сорыйбыз”, - диде Марат Җәббаров.

Россиянең агросәнәгать комплексын ныгыту һәм төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешү өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Авыл эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты.

“Кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен барлыгы 6 федераль һәм 9 республика юнәлешләре буенча 1 млрд 330 млн сум каралган, бу республика бюджетыннан финанслау күләме арту исәбенә узган елга караганда 170 млн сумга күбрәк. Республика ярдәменең төп статьялары – шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ел саен ярты миллиард сум ярдәм бөтен ил күләмендә моңарчы күрелмәгән хәл”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

Чара азагында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Җәббаров «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International