АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге игенчеләргә ашлыкка дәүләт мониторингы уздыруга әзерләүдә булыша

2025 елның 3 июне, сишәмбе

«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасын филиалы игенчеләргә ашлыкны дәүләт мониторингына алдан әзерләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшен дәвам итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, урып-җыю кампаниясе чорында бу алынган уңышның сыйфатын оператив һәм дөрес бәяләргә, шулай ук белешмәләрне дәүләт мәгълүмат системаларына төгәл кертергә мөмкинлек бирә. Ел башыннан бирле филиал вәкилләре Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында 19 күчмә киңәшмә уздырганнар.   

«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин Чирмешән районы территориясендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән 2025 елгы ашлык уңышына дәүләт мониторингы планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган киңәшмәдә катнашты.

Филиал директоры урынбасары үз чыгышында дәүләт мониторингы буенча алдагы кампанияне бергәләп уздыру өчен процесста катнашучылар арасында үзара хезмәттәшлек һәм нәтиҗәле механизмнар булдыруның мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш, Идрис Гатин катнашучыларга «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең сынау лабораториясенә ашлыкның һәр партиясенең әзерлеге турында хәбәр итәргә һәм бодайны алга таба тикшерүгә үрнәкләр сайлап алу өчен белгечләр чакырырга кирәклеген искәртте.

“Әлеге процедураны узу өчен алдан гариза бирергә кирәк, ул мәҗбүри, ашлыкка дәүләт мониторингын уздыру «Ашлык турында» 4973-1 номерлы РФ Законында билгеләнгән. Аны уздыру тәртибе «Ашлыкка дәүләт мониторингын уздыру турында» РФ Хөкүмәтенең 176 номерлы карары белән регламентлана. Шул ук вакытта бодайның пробаларын алу, аның куллану үзенчәлекләрен тикшерү һәм алынган нәтиҗәләрне «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ФГИС) кертү түләүсез башкарыла”, – диде ул.

«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы директоры урынбасары сүзләренә караганда, азык-төлек бодае республика авыл хуҗалыгында төп авыл хуҗалыгы культурасы булып санала (59,4 %).  2024 елда Татарстан территориясендә барлыгы 3,69 млн. тонна ашлык җыелган, шул исәптән 2,3 млн. тонна көзге һәм сабан бодае. Аның сыйфатын анализлау өчен АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге белгечләре урып-җыю кампаниясе барышында 4,3 меңгә якын проба алганнар һәм дәүләт ашлык мониторингы кысаларында 85 меңнән артык тикшеренү үткәргәннәр (план буенча 71,7 мең). Агымдагы елда җыелган бөтен бодайның 100 процентын тикшерү планлаштырыла.

«Мониторингны вакытында һәм сыйфатлы уздыру хуҗалык субъектларына сыйфатлы орлык фонды булдыру өчен нигез булып тора, ә ул исә бодайның продуктивлыгын яхшыртырга ярдәм итә, тагын шуны да истә тотарга кирәк, безнең продукцияне тышкы базарларга – Якын Көнчыгыш, Африка, Азия-Тын океан төбәге илләренә, мәсәлән, Кытай Халык Республикасына экспортлауга ихтыяҗ бар, һәм АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге филиалы игенчеләргә бөртеклеләрне экспортлауны арттырырга ярдәм итәчәк», – дип сөйләде Идрис Гатин.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Очрашу барышында шулай ук урып-җыю эшләре башланганчы складларның, элеваторларның һәм транспортның фитосанитар торышы үтәү мөһимлегенә һәм яңа уңыш ашлыгын саклауга салуга да игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International