Узган ялларда Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас шәһәр тибындагы поселогында авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Апас — Арена» стадионы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия футбол судьясы Радик Әхмәдуллин һәм Россия футболчысы Евгений Баляйкин катнашты.
«Апас — Арена» - футбол кыры, административ бинасы һәм төзекләндерелгән территориясе булган заманча спорт комплексы. Биредә күнегүләрне уңайлы һәм ярышларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган.
Тантаналы ачылыштан соң тамашачылар өчен танылган спортчыларның чыгышлары, мавыктыргыч футбол матчы һәм «Рубин» клубы тренерларының мастер-класслары узды.
Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы — авыл территорияләрендә кешеләрнең эше һәм яшәве өчен уңай шартлар тудыру буенча федераль һәм төбәк бюджет субсидияләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр, «бизнес» һәм шул җирлек кешеләре кертемнәре исәбенә гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы ул.