Татарстанда 150 сантиметрга кадәр атларда (пониларда) җайдаклар арасында конкур буенча Россия беренчелеге узды

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә беренче тапкыр 150 сантиметрга кадәрге атларда (пониларда) җайдаклар арасында конкур буенча Россия беренчелеге узды. Турнир әлеге категориядәге җайдаклар өчен спорт сезонының иң мөһим ярышы булып тора һәм илнең спорт резервын булдыруда мөһим роль уйный. Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Россия беренчелегендә катнашуга Россиянең 19 төбәгеннән 130дан артык спорт пары гариза биргән иде, алар арасында: Самара, Түбән Новгород, Тверь, Ульяновск, Кострома, Киров, Чиләбе, Мәскәү, Ленинград, Владимир һәм Ивановск өлкәләре, Удмуртия, Дагыстан, Чувашия, Коми, Татарстан, Башкортостан республикалары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре.

3 көн дәвамында спортчылар өч яшь категориясендә шәхси һәм команда беренчелегенә медальләр уйнаттылар: кече төркем (9-12 яшь), урта төркем (12-16 яшь), өлкән төркем (14-16 яшь). Уздырылган ярышлар нәтиҗәсендә команда беренчелегендә түбәндәгеләр җиңүчеләр булдылар:

- 9-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында: Санкт-Петербург - Елизавета Нифанина, Елизавета Клыковская, Александра Митрюшина составындагы команда;

- 12-16 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында: Санкт-Петербург - Нина Климовицкая, Валерия Смолехи, Егор Козуб составындагы команда.

Шәхси беренчелектә түбәндәгеләр җиңүчеләр булдылар:

– 9-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында: Тверь өлкәсеннән Александр Левин һәм Брэйв Харт;

– 9-16 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында: Санкт-Петербургтан Егор Козуб һәм Раймонд;

– 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында: Түбән Новгород өлкәсеннән София Полякова һәм Буклет.

Россия беренчелеге кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең Балалар кубогы уздырылды, ул ел саен июнь башында «Ат спорты буенча балалар спорт мәктәбе» ДБУнең ат спорты манежында уза. Балалар кубогында катнашуга Россиянең 5 төбәгеннән 120дән артык спорт пары гариза биргән иде, алар арасында: Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мәскәү шәһәре, Ульяновск һәм Самара өлкәләре.

Шәхси беренчелектә түбәндәгеләр җиңүчеләр булдылар:

– 9-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында: Нурлат ат заводынннан Мәликә Миңнегулова һәм Мурзик Михалыч (тренер Светлана Шуина);

– 12-16 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында: Нурлат ат заводыннан Дәүләт Гыйрфанов һәм ЗагадкаТН (тренер Светлана Шуина).

Әлеге ярышлар кысаларында Россия Ат спорты федерациясенең пони-спорт комитеты вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды, чара юнәлешне популярлаштыруга зур өлеш кертү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International