Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен грант алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.
Документлар 2025 елның 10 июненнән 10 июленә кадәр кабул ителә.
Гаризалар электрон адрес буенча кабул ителә: https://promote.budget.gov.ru.
Сораулар буенча телефон аша: +7 (843) 221-76-88 (8841) яисә электрон почта аша: aydar.ramazanov@tatar.ru мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, грантлар бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/granti-na-razvitie-materialno-tehnicheskoy-bazi-6877209.htm