Бал төбәге – Россиядә умартачылыкны үстерү буенча лидерлыкны тотучы Татарстанны кайчакта шулай атыйлар. Бүген төбәк илдә алдынгы бал җитештерүчеләрнең берсе генә түгел, ә ул мастер-класслар, бал дегустациясе, бал кортлары музейлары һәм апитерапия белән туристлык культурасын да үстерә.
Безнең язманың герое - Татарстан умартачылар династиясе вәкиле, ул үз бизнесында традицияләрне һәм инновацияләрне берләштереп, балның җитештерү өчен генә түгел, бу процессның туристлар өчен мавыктыргыч булуын, умарталыклар тирәсендә тулы бер туристик инфраструктурасын булдырырга мөмкин икәнен дә исбатлаган кеше. Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» белем бирү проектын ике юнәлеш: «Агротуризм» һәм «Кооперация» буенча буенча тәмамлаган умартачы Дмитрий Евдокименко үзенең эшчәнлек этаплары турында сөйләде.
"Безнең гаилә бизнесы тарихы 1990 елдан Татарстанның Зеленодольск районы Луковское авылында баллы үсемлекләргә бай булган җир кишәрлеге сатып алудан башлана. Тора-бара кишәрлектә зур булмаган йорт төзелә, бакча утыртыла, яшелчә бакчасы оештырыла. Шулай ук умарталыкка нигез салына", - дип сөйли Дмитрий Евдокименко.
Аның әйтүенчә, умарталыкта бөтен нәрсә аның әтисе тарафыннан булдырылган: ул умарта оялары, алар өчен рамнар ясаган, умарталар белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнгән. Моңа кадәр дә гаиләдә умартачылык тәҗрибәсе булган - фермерның туганнары 50 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Еллар дәвамында умарталык үсә, умартачылык продуктлары линейкасы киңәя, клиентлар базасы барлыкка килә. “Даими сатып алучыларның үз умартачыларын шәхсән белүе, җитештерү процессын күрү мөмкинлеге булу бик мөһим. Сәүдә нокталарында фальсификацияләнгән баллар арту фонында моңа ихтыяҗ аеруча зур. Шуңа күрә без бу процессны барлык теләүчеләр өчен мөмкин кадәр ачык һәм мавыктыргыч итәргә булдык”, – дип уртаклаша үз тәҗрибәсе белән фермер.
Умартачылык бизнесының яңа этабы - агротуризм, аның нигезләрен Дмитрий Евдокименко Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» белем бирү проекты кысаларында өйрәнгән. “Илдә динамик рәвештә үсә торган эчке туризм фонында агротуризм юнәлеше көчәя. Россельхозбанк экосистемасының шәһәрдән читтә Үземнеке агрегаторы (Агрегатор Своё За городом) фермерларның бик күп проблемаларын хәл итә, чөнки кечкенә фермер хуҗалыкларының аларны алга этәрү буенча үз белгечләре юк, турларны броньлау һәм сату тәҗрибәсе дә юк. Шәһәр читендә Үземнеке - агротуристик хезмәтләрне алга этәрүнең заманча цифрлы чишелеше, ул туристларга - ял итүнең теләсә ниндиен оптималь сайларга, ә фермерларга күп кенә офис мәшәкатьләреннән котылырга ярдәм итә”, - дип сөйли умартачы.
“Фермер мәктәбе” проекты - табышлы фермер бизнесы төзергә өйрәтүче куәтле драйвер булып тора. Ул аграр тармакта яңа эшли башлаган катнашучылар өчен дә, тәҗрибәле белгечләр өчен дә актуаль һәм кирәкле, чөнки бу аларның барысына да булган белемнәрен системалаштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларын үстерү өчен заманча махсуслаштырылган һәм киң таралмаган күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады Дмитрий Евдокименко.
Агротуризмның «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына кертелгән булуы, фермер әйтүенчә, бу юнәлешне үстерү белән кызыксынуның тагын бер факторы булып тора. Аның кысаларында фермерлар туристлар өчен инфраструктура булдыруга 10 млн сумга кадәр грант ала алалар. Бу акчага хуҗалыклар территорияне төзекләндерә, кирәкле җайланмалар сатып ала һәм туристлар өчен уңайлы шартлар булдыра алалар.
“Агротуризм эшкуарларга үз бизнесларын киңәйтергә һәм үз продукцияләрен сатуның альтернатив каналы исәбенә өстәмә керем алырга ярдәм итәчәк”, – дип саный Дмитрий Евдокименко. Ул, мондый дәүләт ярдәме төре белән республикада яңа туристлык объектлары барлыкка килүгә, бу, үз чиратында, авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлеген арттырырга һәм аларның тотрыклы үсешен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип ышана.