Дмитрий Патрушев: Россиядә урып-җыю кампаниясе башланды - ашлык уңышы кимендә 135 миллион тонна булачак

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев чәчү кампаниясенең алдагы якынча йомгакларына, шулай ук урып-җыю эшләре башлануга багышланган киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

“Быелгы уңыш өчен 20 млн га мәйданда диярлек көзге культуралар чәчелгән иде, аларның 93%ы кыштан яхшы хәлдә чыкты. Бу күрсәткеч былтыргыдан югарырак. 2025 елда Россия аграрийлары язгы кыр эшләренә башка еллардагыдан бер атнага алданрак керештеләр. Бүгенге көнгә сабан чәчүе инде 52 млн гектардан артык мәйданда чәчелгән. Расланган фараз структурасы нигезендә быел бөртекле, майлы культуралар, шикәр чөгендере мәйданнары арттырылырга тиеш. Аерым ассызыклап әйтәм, яшелчә һәм бәрәңге мәйданнары артачак, бу эчке базарны әлеге продукция белән тәэмин итүгә уңай йогынты ясарга тиеш”, – диде Дмитрий Патрушев.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган системалы чаралар сезонлы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләнү өчен нигез булдыра. Шуның аркасында кыр эшләре өзеклекләрсез уза.

"Аграрийларга ярдәм итүнең тиешле чаралары саклана. Моңа федераль акчалар шактый күләмдә юнәлдерелә. Шул исәптән орлыклар, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары сатып алу субсидияләнә. Комплекслы инструментлар илебез селекциясен үстерү һәм җитештерүдә Россия орлыкларын куллануны кызыксындыру өчен каралган. Шуның нәтиҗәсендә без әлеге категориядә үз-үзебезне тәэмин итү дәрәҗәсе буенча шактый алга киттек", - дип өстәде Дмитрий Патрушев.

Ташламалы кредитлау мөмкинлеге дә бар. Вице-премьер ассызыклаганча, кыска сроклы кредитлар бирү динамикасы узган елгыдан күбрәк. Моннан тыш, Хөкүмәт быел «Росагролизинг» компаниясенә өстәмә рәвештә 4 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән, бу аграрийларны техника белән тәэмин итүне арттырырга ярдәм итәчәк. Ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән финанс булмаган ярдәм чаралары да саклана.

“Россия Федерациясендә урып-җыю кампаниясе башланып килә. Бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып Кырым Республикасы аграрийлары керешә. Төбәкләр җитәкчелләренә тагын бер кат искәртәм, урып-җыюны штатлы уздыру өчен урыннарда кешеләр барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып, шуны әйтергә була, без төп культуралар буенча мул уңыш җыеп алуга исәп тота алабыз. Фараз бәяләүләр буенча, ашлык уңышы кимендә 135 млн.тонна тәшкил итәчәк. Бу узган елдагыдан күбрәк”, – дигән мәгълүмат бирде вице-премьер.

Һава торышы уңай торса, якын арада Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының башка төбәкләрендә дә эшләр башланачак. Беренче чиратта бу Дагыстан Республикасында, Краснодар һәм Ставрополь крайларында. Моннан тыш, Әстерхан өлкәсе, Кабарда-Балкар Республикасы һәм Краснодар крае бәрәңге һәм яшелчәләр җыя башлый. Бу чорның уңышлы узуы турыдан-туры илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә бәйле.

Киңәшмә йомгаклары буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгына штаблар утырышларын һәм күчмә киңәшмәләрне уздыру тәҗрибәсен дәвам итү, шулай ук дәүләт ярдәме акчаларын аграрийларга вакытында җиткерү динамикасын күзәтеп тору йөкләнде.

Дмитрий Патрушев янгынга каршы иминлек чараларын үтәүнең һәм чәчүлекләрнең фитосанитар торышын контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International