Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Районнарда терлек азыгы әзерләү һәм ашлык җыю комбайннарын урып-җыюга әзерләү башланды.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, республикада бөртеклеләр өлешен үзгәртү буенча берничә вариант исәпләнгән. Гомуми ихтыяҗ 3,2 млн. тонна булып, 2024 елда 3,9 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 28,2 ц/га. Бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1,2 млн. га бөртекле культуралар мәйданы җитәрлек санала, бүгенгә аларның мәйданы 1,3 млн. га тәшкил итә.
Агымдагы елда - 2024 ел белән чагыштырганда - бөртекле культуралар 70 мең гектар мәйданга кимеде һәм 1298 мең га булды, техник культуралар 97 мең гектарга артты, шул исәптән көнбагыш мәйданы - 298,7 мең га, соя - 60,9 мең га, май җитене 56,4 мең га тәшкил итәләр.
Чәчүлек мәйданнары структурасын яңадан нәтиҗәсендә быел майлы культуралар исәбенә 2024 ел бәяләре буенча 2 млрд. сумнан артык өстәмә табыш алуны планлаштырабыз, диде Марат Җәббаров. Ул, шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек культураларны җитештерүдән табышлылык 12-40% тәшкил итә, дип тәгаенләде, республика территориясендә дә, шулай ук якын-тирә төбәкләрдә дә (Самара, Оренбург, Ульяновск, Саратов) сату базары гарантияле. Һәм бу культуралар буенча бәяләр тотрыклырак.
Республикада комбайн паркын алдагы урып-җыю кампаниясенә әзерләү эшләре бара. 30 июньнән 4 июльгә кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларының ашлык җыю комплексы әзерлеген комиссия аша кабул итү планлаштырыла. 10 июньгә ашлык җыю комбайннарының әзерлеге 78% тәшкил итә.
Быел хуҗалыклар 15 комбайн сатып алган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 комбайнга кимрәк. Техника сатып алу мөмкинлеге булмаган һәм комбайннары булмаган хуҗалыкларга мехотрядлар белән алдан ук килешүләр төзеп куярга киңәш ителә. (2024 елда башка төбәкләрдән 245 комбайн җәлеп ителгән).
Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, беренче чабымнан шартлыча 1 баш хайванга кимендә 12 центнер азык әзерләргә кирәк. Бүген республика буенча 25 мең тонна печән, 436 мең тонна сенаж әзерләнгән. Шартлыча 1 баш хайванга 3,1 центнер азык берәмлеге туры килә, ягъни ихтыяҗтан 7,8% тәшкил итә, дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Булган барлык азык әзерләү техникасын тупларга һәм 3-4 көн эчендә сенаж траншеясын тутырып бетерергә кирәк, диде Марат Җәббаров.
Республикада шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен азык әзерләү дә актив башланды. Бүгенгә 114 мең тонна печән әзерләнгән, бу ихтыяҗтан 20%. 2024 елдан күчә торган калдыкны исәпкә алып, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның азык белән тәэмин ителеше 36% тәшкил итә. Алабуга, Баулы, Кукмара районнарында инде бүген үк шәхси хуҗалыкларны азык белән тулысынча тәэмин иткәннәр.
Шәхси хуҗалыкларда печән әзерләүдә 30 берәмлек техника эшли. Өйгә кадәр печән китерү оештырылган, рулон бәясе -1500 сум.
Әмма 7 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән) шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләүгә керешмәгәннәр дә әле.
Әлегә уңайлы һава торышы тора, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өчен һәр көннән мөмкин кадәр тулы файдаланырга кирәк, дип ассызыклады министр, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.