Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен конкурс игълан итә

2025 елның 13 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуга 2025 елның 17 июненнән 17 июленә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Грантлар алу хокукына конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алу йомгаклары буенча билгеләгән һәм түбәндәге критерийларга туры килә торган эш башлаучы кооперативлар ия була:

эш башлаучы кооперативның эшчәнлеге Татарстан Республикасы территориясендә булырга һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түли торган булырга тиеш;

эш башлаучы кооперативның эшчәнлеге башланган чоры гариза бирү датасына дәүләт теркәвенә алынган көннән 12 айдан артмаска тиеш.

Грантның иң чик күләме бер грант алучыга иң күбе 15 млн сум һәм чыгымнар планында күрсәтелгән чыгымнардан 90 проценттан артык була алмый.

Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган Эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.

Гаризалар кабул итү урыны: http://https://promote.budget.gov.ru

Сайлап алу шифры: 25-709-65430-1-0091

Гаризалар кабул итү вакыты: 17.06.2025 08:00 сәг. - 17.07.2025 08:00 сәг.

Сайлап алу турында мәгълүмат:https://agro.tatarstan.ru/granti-dlya-nachinayushchih-selskohozyaystvennih.htm

Барлык кызыксындырган сораулар буенча түбәндәге электрон адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

Nataliya.Smirnova@tatar.ru

Элемтә телефоны: +7 (843) 221-76-88 (8844)

Авыл кооперациясен үстерү һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итү "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International