Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очраштылар

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Mawaride Group of Companies компаниясенә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) нигез салучы һәм аның генераль директоры Мөхәммәд Әхмәд Алаеид белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

Mawaride Group of Companies Якын Көнчыгышта, кайбер Европа илләрендә һәм Көнчыгыш Азиядә сервис компанияләренә идарә итә. Бу компанияләр подряд төзелеше, күчемсез мөлкәт, медицина җайланмалары белән сәүдә итү, АПК, компьютер системалары һәм программа белән тәэмин итү кебек өлкәләрдә эшчәнлек алып баралар.

Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Mawaride Group of Companies компаниясе арасында хезмәттәшлек итүнең төрле мәсьәләләре, уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International