ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Түбән Кама» кулланучылар кооперативын үстерү турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җиҗтәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде.

Тикшерелгән ашлыкның һәм продуктларның  гомуми күләме    399,4 мең тонна  тәшкил итә.  Шул чорда 259,8мең тонна ашлык һәм аның продуктларына   2058 сертификат һәм халыкара үрнәктәге  58 сыйфат сертификаты бирелде.

Оператив белешмәләр буенча  11 сентябрьгә туңга сөрү 926,5 мең га (44%) мәйданда диярлек башкарылган. Көндәлек    эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30  мең га тәшкил итә.  1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстанда        балык сәнәгате һәм балык үрчетү тармагы   яңа  үсеш  алды.    Бу хакта   «Татар-информ» МА белән  эксклюзив интервьюда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип Хаҗипов   сөйләде.

Узган ял көннәрендә Кукмара муниципаль районында беренче  авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә   авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларның продукциясе сатылды.

Татарстан Республикасы  Сарман муниципаль  районында  8 айлык эш йомгаклары буенча терлекчелек тармагы алдынгыларын  бүләкләделәр. Акчалата  премияләрне  муниципаль район башлыгы  Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Альберт Шәрипов һәм селекция-нәсел хезмәте башлыгы Дамир Ханнанов бирделәр.


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасының 9 районында  бәрәңге җыюга керештеләр. Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында игенчеләр “икенче икмәк” уңышын җыя башладылар.

Урып-җыю эшләре башлангач,  Татарстанда   ТР  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “ТР агросәнәгать  комплексының «Иң яхшы комбайнчы-2018» конкурсы игълан ителгән  иде.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

6 сентябрьдә  Алексеевск районының  «Родина» күмәк хуҗалыгында    Казанда җитештерелгән боҗралап эшли торган  4 «Казанка-5» сугару техникасы файдалануга кертелде.  Әлеге агрегат белән сугару мәйданы   144 га тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International