Казани 26-27 октябрьдә 18 яшьтән яшьрәк булмаган ирләр һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда 42 илдән 200дән артык спортчылар катнашты. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан 16 көрәшче бар иде, алар ил Чемпионатында 1 һәм 2 нче урыннарны яулаган спортчылар. Дөнья чемпионаты йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан барлык вәкилләр дә җиңүчеләр булдылар һәм призлар алдылар.
Ирекле стильдә 57 килограммга кадәрге ирләр арасында Тимур Латыйпов җиңүче булды, 62 кг-га кадәргеләр арасында беренче урынны Габдеҗәлил Сөләйманов алды, 68 кг-га кадәргеләр арасында «алтын» Динар Кәримуллинга эләкте, ә 90 кг-лылар арасында бронза медальгә Илнар Галимов лаек булды.
Ирекле стильдә 76 килограммнан артыграк авырлыктагы хатын-кызлар арасында Регина Салихова көмеш медаль алды, «бронза» Регина Нуретдиновага (52 кг-га кадәр) һәм Екатерина Бусовага (76 кг-га кадәр) эләкте.
Классик стильдәге ярышларда «алтын» Алексей Абрамовка (57 кг-га кадәр), Ренас Кәлимуллинга (82 кг-га кадәр), Илнар Закировка (62 кг-га кадәр) һәм Ислам Фәләховка (68 кг-га кадәр) һәм Рәнис Гыйләҗетдиновка (100 кг-нан артык) эләкте.
Ленар Садыйков (75 кг-га кадәр) һәм Фархать Фәйзуллин (100 кг-нан артык) көмеш медаль алдылар, «бронза Эльдар Хәмитовка (100 кг-га кадәр) һәм Эмиль Җиһаншинга (68 кг-га кадәр) эләкте.
Дөнья чемпионаты йомгаклары буенча Татарстанның билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин чыгыш ясады һәм республика җитәкчелегенә әлеге спорт төренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Мондый ярдәмнән башка без шундый стартларны үткәрә алмас идек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү дә җиңел булмас иде, диде ул. Татарстанның билбау көрәше федерациясе җитәкчесе-президенты Марат Әхмәтовка Федерация эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә даими ярдәм итүе өчен аерым рәхмәт белдерде. Татарстанның әлеге Дөнья чемпионатында яуланган медальләр саны буенча да, шулай ук “алтыннар” буенча иң алга чыгуында мондый ярдәмнең роле аеруча зур. Аннары ул ирешкән уңышлары белән дөнья чемпионнарын, призерларын, аларның җиңүенә үзләреннән зур өлеш керткән тренерларны, спортчыларның туганнарын һәм якыннарын котлады.
Шуны әйтеп китәргә кирәк, Татарстан Республикасының Билбау көрәше федерациясе 2005 елдан башлап дөнья чемпионатларында 52 мәртәбә алтын медальгә лаек булды. Бу - республика авылларында һәм шәһәрләрендә яшьләр арасында әлеге спортка кызыксыну уята һәм аны үстерүгә, лаеклы кумирлар булдыруга омтылыш бирә.