Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара муниципаль районына аның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге белән танышу максатында килде. Аның белән бергә Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе башлыгы Мәхмүт Фәттахов йөрде.
Министрның эш сәфәре “Кукмор Логистик” предприятиесеннән башланды, ул яшелчәләр үстерү һәм эшкәртү, аларны сату белән шөгыльләнә. Кооперативның 197 гектар җире бар. Бүгенгә 300 тонна сыйдырышлы яшелчәсаклагычларда җайланмалар урнаштыру эшләре бара. Ә элеккеге базаларда бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләр эшкәртәләр. Алга таба «Кукмор Логистик» предприятиесе елга 10 мең тонна продукция эшкәртеп сатарга мөмкин.
Аннары Марат Әхмәтов «Кукмор РайПО» кооперативында булды, ул яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртү һәм аларны туңдыру белән шөгыльләнә. Шуннан соң консервацияләү, лимонад җитештерү, ипи пешерү цехында булдылар һәм продукцияне эшкәртү, әзер продукцияне саклау процесслары белән таныштылар.
Очрашу азагында Марат Әхмәтов районның кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенә йомгаклар чсады. «Минем уйлавымча, продукция әзерләү белән шөгыльләнүчеләрнең киләчәге ышанычлы. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, грантлар отып, сез үз эшегезне җайга сала алдыгыз. Бу бит өстәмә эш урыннары булдыру гына да түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру мөмкинлеге дә», - дип билгеләп үтте ул.