Шимбә ярминкәсендә казанлылар Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең продукциясен сатып ала алалар

2018 елның 2 ноябре, җомга

3 ноябрьдә  Яңа  Савин  районында     «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Авиатөзелеш районында «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы сәүдә  мәйданчыгында   (Ленинград ур., 27)  Татарстан  кулланучылар кооперациясе  оешмалары  берлеге  ярминкәләр  оештыра. Район кулланучылар җәмгыятьләре  халыкка  үз продукциясен  тәкъдим  итәчәк,  шулай  ук  җәмәгатьчелек туклануы  урыннары һәм      зур  концерт   программасы  оештырыла. 

Казанда     шулай  ук      Совет районында  Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә)  ярминкә  узачак, анда  Балык Бистәсе муниципаль районы  авыл хуҗалыгы   продукциясе  җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин  булачак.

 «Казан» агросәнәгать  паркындагы  ярминкәдә         Мамадыш, Арча,  Апас һәм  Балтач   районнары  вәкилләре  булачак. 

Киров районында  Чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20) Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең   авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак,  ә  «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы    мәйданчыкта   (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл  хезмәтчәннәренең продукциясе булачак һәм   Юдино поселогында   Тимерюлчыларның Мәдәният  йорты  алдындагы  мәйданчыкта  (Юдино пос., Ильич ур., 1)  ярминкә эшләячәк.

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә  уза. Биредә  Теләче  муниципаль районы фермерлары үз  продукциясен  тәкъдим  итәчәкләр.

Идел буе районында  «Проспект» сәүдә үзәге янындагы   мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Алексеевск муниципаль районы  вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары  ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта  (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла,  биредә «Яратель»  кошчылык  фабрикасы,   «Казан тегермәне» ҖЧҖ,   «Буа  шикәре»  ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ  һәм   «РАЦИН» АҖ  вәкилләре  була.

Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы продукциясен сату   Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 2 мәйданчыкта оештырыла: «Южный»   агросәнәгать  паркында  (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром  территориясендә   (Автозавод районы,  Чулман проспекты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International