«Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 2 ноябре, җомга

Тукай   муниципаль районында   «Сәйдәшев  ис. АХП» ҖЧҖ базасында  семинар-киңәшмә  узды.  Анда  терлекләрне  кышлату,  авыл  хуҗалыгы  техзникасын  кышкы  саклауга  кую  кебек  мәсьәләләрне карадылар. Киңәшмәдә  муниципаль район  башлыгы   Фаил Камаев, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре,  районның  Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   белгечләре  катнашты. 

Семинарның  практик  өлешендә  катнашучылар техника паркы һәм ремонтлау  остаханәсе  белән  таныштылар. 

Киңәшмәдә  АХП  җитәкчесе   Марат Сафин   хуҗалыктагы  яңалыклар  һәм  бүгенге  күрсәткечләр  турында  сөйләде.  Аның  чыгышыннан  күрегәнчә,  быел    100 миллион  сумлык  төзелеш  эшләре  башкарылган,    40 миллион  сумга  яңа   техника  сатып  алынган, бер  сыердан  уртача  савым    16 литр тәшкил  итә,  шулай  ук  хуҗалыкта  хайваннар  составын    яңарту  буенча  эш  алып  барыла.  

– Сәйдәшев ис. хуҗалык үз акчалары  исәбенә  техника  яңарта  һәм   төзелеш  алып  бара.  Авылга  үсәргә  дә ярдәм  итә.  Авыл  кешеләренең  эше дә  бар,     социаль  мәсьәләләр дә  тизрәк  хәл  ителә, – дигән  бәя  бирде  хуҗалыкка  район  башлыгы    Фаил Камаев.

Аннары  семинарда  катнашучылар  Иске  Абдул  авылы  фермасына  юнәлделәр.   Күптән түгел  биредә 400  башка  исәпләнгән   яңа  сыер  саву  залын  гамәлгә  керткәннәр. Бу  эшләр  хуҗалыкка     28 миллион   сумга  төшкән.  Шундый  ук  зал  Мерәс  авылы  фермасында  күптән  эшли  инде.   

Саву залына  эксурсияне  хуҗалыкның  баш  зоотехнигы   Любовь Хисаметдинова үткәрде.  Яңа  бинада  белгечләр  өчен  уку бүлмәләре,  эшчеләр  өчен  ял  итү һәм коену  бүлмәләре  бар.  Саву  залында    сыерлар  өчен  резина  өслекле  идәннәр  җәелгән,  өстәмә  җилләткеч  тә куярга  уйлыйлар,  саву  залында  музыка уйнап  тора.  Любовь Хисаметдинова  әйтүенчә,  музыка  сыер  савучыларның  да  күңелен  күтәрә,  сыерларга  да  уңай  тәэсир  итә.   

Аннары  баш  зоотехник    «Альпро» һәм «Дельпро» компьютер   программалары  турында  сөйләде.  Алар  һәрбер  хайван  турында  мәгълүмат  җыялар,  аларны  анализлыйлар һәм  сортларга  аералар.  Районда  мондый   программалар  буенча  бары  тик  Сәйдәшев  ис.  хуҗалык  кына  эшли.  «Тукай азык-төдек  корпорациясе»,   «Ирек»  җитештерү  кооперативы, «Р-Агро», «Гигант»  һәм  «Вилданов» крестьян-фермер  хуҗалыклары      «Селэкс»  программасын  кулланалар. 

Район  башлыгы  биредә  урнаштырылган шартларга  уңай  бәя  бирде. 

Мерәс  авылы  фермасына барганда  семинарда  катнашучылар  юл  кырыенда  торучы  йортларга  игътибар  бирделәр.  Мәйданы  100  кв. метрлы бу  йортлар  хуҗалык  белгечләре  өчен  төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International