Менделеевск муниципаль районында алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Менделеевск Менделеевск   муниципаль районында  алдынгы    авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләрен  котладылар. Тантаналы  чарада    катнашучы  авыл  хуҗалыгы  алдынгылар  район   башлыгы   Валерий Чершинцев котлады. 

Бәйрәмгә  район  хуҗалыкларыннан     алдынгы    комбайнчыларны,   механизаторларны, машина  йөртүчеләрне,  сыер  саву  операторларын,  терлекчеләрне,  җитәкчеләрне,   крестьян - фермер хуҗалыклары,  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  башлыкларын  һәм ветераннарны  чакырдылар.    

Урып-җыю йлмгаклары  буенча  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре арасында  бөртеклеләрдән  иң  югары  уңышны  Альберт  Смирнов КФХсы  алды.       978 гектар мәйданнан   2727 тонна  ашлык  җыелган,  уртача  уңдырышлылык  - 25,7 ц/га.  Бу  хуҗалыкта     «Абердин-ангусск токымыннан ит  терлеге  үрчетү»  инвестиция   проекты  гамәлгә  ашырыла. 

Районда  сөт  җитештерү  буенча    Әглиев  Динар  Рәис  улының    крестьян-фермер хуҗалыгы  алда  бара.  Хуҗалыкта  тулаем  сөт  җитештерү  күләме      276  тонна  тәшкил  итә,  узган  елга  караганда  үсеш  -    150%.  Бер  сыердан  савым  -   6902 кг.      КФХ башлыгы  Динар  Әглиев    максималь   продукция  алу  өчен  ясалма орлыкландыру  ысулын  куллана,  тукландыруны  җайга  салу  өчен  савым  сыерларына  даими  рәвештә  табиб   тикшерү  уздыра. 

Гаилә  терлекчелек  фермалары  арасында    югары  күрсәткечләргә  ирешүчеләрдән   КФХ  башлыклары  Хәйриев Илнур Равил  улы,  Харитонов  Георгий  Андреевич, Нигъмәтҗанов   Алмаз  Наил  улы, Васильев  Леонид  Николаевич бар,  алар  терлекчелек  һәм игенчелек  тармакларында  югары  нәтиҗәләргә ирешәләр  һәм  хуҗалык  җитәкчесе  буларак  башкаларга  үрнәк  булып  торалар.

 Мәс.,   Васильев  Леонид  Николаевич  крестьян - фермер хуҗалыгы   быел    160 тонна  сөт  җитештергән,     3,5 тонна  -  ит,    268  тонна  -  ашлык.  Леонид  Николаевич шулай  ук   Кураково  авылында   улы  Николайның  гаилә  фермасы  өчен  дә 50  башка исәпләнгән  сыер  абазарын  төзеп  бетереп  килә,  биредә  тәҗрибәле     инженерның   җитәкчелек  итүе  төзелеш  эшләрен  башкарганда   ялгышлар ясамаска  ярдәм  итә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International