Бүген Зәй муниципаль районында “Заман” агросәнәгать паркы территориясендә “Зәй элеваторын” ачу тантанасы булды, аны төзүгә 1,5 млрд. сум инвестиция кертелде.
Әлеге тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Агрокөч» холдингының директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов һәм «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова катнашты.
Ашлык кабул итү, саклау, киптерү, чистарту буенча яңа комплексның җитештерү куәте бер үк вакытта 150 мең тонна саклау көче белән бәяләнә. Җитештерү локациясенең гомуми мәйданы - 5,7 га.
Биредә барлык процесслар автоматлаштырылган һәм диспетчер тарафыннан дистанцион тикшереп торыла. Элеватор территориясендә түбәндәгеләр урнашкан: ашлык сыйфатын тикшерүгә пробалар алу өчен лаборатория, автоүлчәү, ашлык кабул итү һәм чистарту, аны киптерү һәм эшкәртү пунктлары, шулай ук саклау зоналары һәм ремонт ясау урыннары. Тагын майлы культураларны киптерү өчен 2 киптерү агрегаты урнаштырылган.