Кичә Арча муниципаль районында Мәдәният йортында умарталарны кышка әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Ринат Нәбиуллин, «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин, Арча районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Арча муниципаль районының умартачылык җәмгыяте рәисе Ядкарь Мөхәммәдиев, «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре, «Арча районы дәүләт ветеринаримя берләшмәсе» ДБУ табиб-бактериологы Фәрит Гыйләҗев һәм Арча, Балтач, Буа, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарының барлык милек рәвешләрендәге умартачылары катнашты.
Зона семинар-киңәшмәсе кысаларында «Иң яхшы бал – 2018», «Умартачы осталыгы», «Иң яхшы умартачы – 2018» һәм «Умартачылык продукциясе белән иң матур бизәлгән стенд» конкурсларында җиңүчеләрне билгеләделәр.
Киңәшмәнең пленар өлешен Ринат Нәбиуллин алып барды. Киңәшмәне Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов ачты. Ул районда авыл хуҗалыгының торышы һәм перспективалары турында, шул исәптән умартачылык үсеше турында сөйләде.
Аннары «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин чыгыш ясады. «Республикала умартачылык үсеше өчен уңай табигать мөмкинлекләре дә, икътисадый шартлар да бар, азык базасы да, баллы авыл хуҗалыгы үләннәре дә җитәрлек, ул умартачылык үсеш өчен уңай төбәк булып санала» - диде ул.
РФендә һәм ТРендә умартачылык тармагының торышы, умартачылык продукциясен әзерләү һәм сату турында «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Ринат Нәбиуллин сөйләде.
Аннары «Арча районы дәүләт ветеринаримя берләшмәсе» ДБУ табиб-бактериологы Фәрит Гыйләҗев Арча муниципаль районында эпизоотия торышы белән таныштырды, умарталар авыруларын диагностикалау лабораториясе өчен патологик материал сайлап алу кагыйдәләре турында сөйләде.
Арча муниципаль районының умартачылык җәмгыяте рәисе Ядкарь Мөхәммәдиев умарталарда варрооз булганда аларны җылылык ысулы белән эшкәртү турында сөйлдәде.
Аннары «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгече Фәнил Сираҗиев умартачылыкны үстерү буенча үз тәҗрибәсе белән бүлеште.
Семинар конкурсларда призлы урыннарны алучыларны бүләкләү белән тәмамланды.