Utama.ru. программачыл продукты авыл хуҗалыгы базарында катнашучыларның бердәм логистик системасы буларак төзелде һәм «Иҗтимагый туклану комбинаты» мәйданчыгындагы кооперация нигезендә икътисадый күрсәткечләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итү юнәлешендә эшли.
Utama.ru. программачыл продуктын презентацияләүдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр (крестьян - фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм эшкуарлар), Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнаша. Презентация 2018 елның 7 ноябрендә 8.30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Серов ур., 4 а («Ярдәм» мәчете янындагы ак чатыр территориясендә).
Презентациядә барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Өстәмә мәгълүмат agrarium.io сайтында бирелә.
Элемтә өчен тел.: (843) 249 14 49.