Татарстан Республикасы хуҗалыкларында орлык кукурузын җыю дәвам итә

2018 елның 2 ноябре, җомга

Республика территориясендә  орлык    кукурузын  җыю  дәвам  итә.  

Бүгенге  көнгә  30,5 мең га мәйданда   122,6 мең  тонна  кукуруз  суктырылган,  уртача  уңдырышлылык   -  40,2 ц/га.

Иң  югары  уңыш  Буа муниципаль районында  – 50,5 ц/га.  Сарман   районында  – 50 ц/га.  Мамадыш районында  – 48,2 ц/га.  Әлки  районында   –  45,9 ц/га.

Туфрак  эшкәртү  азагына  якынлашып  килә, тагын    70 мең га эшкәртәсе  калган (2017 елның  2  ноябренә  капрата +57 мең  га),  тирәнтен  эшкәртү  -  608 мең  га. Бүгенгә  18   район  туфрак  эшкәртүне  төгәлләделәр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International