«Россия авыл яшьләре берлеге» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» бөтенроссия сәяси партиясе белән берлектә, яшь идарәчеләрнең «Авыл лидерлары» бөтенроссия конкурсын уздыра.
Конкурс «Авыл өчен кадрлар» программасының үзәк чараларының берсе булып тора, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Конкурсның максаты - авылда перспективалы идарәчеләрне һәм җәмәгатьчелек фикере лидерларын ачыклау.
Конкурс сынаулары ике дистанцион этапны үз эченә ала - гомуми белем дәрәҗәсен, сәләтләрен һәм иҗтимагый-сәяси эш потенциалын тикшерү һәм компетенцияләрне комплекслы бәяләүне күздә тота торган килеп очрашулы (очный) финал.
Конкурста җиңүчеләргә һөнәри һәм карьера үсешен ярдәм итү өлешендә, «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» белем бирү программасы кысаларында авыл торак пунктын яисә муниципаль берәмлекне үстерү командасын оештыруда һәм социаль, коммерция, инфраструктура яисә башка өлкә проектын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтеләчәк, федераль дәүләт органнарында, төбәк башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында стажировка узу, эксперт һәм консультатив органнар составларына кертү мөмкинлеге булачак.
Конкурста катнашучыларны теркәү лидеры села.рф сайты аша 2025 елның 30 сентябренә кадәр башкарыла.